Көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, соңгы вакытта республикада депутатлар катнашында узган вакыйгаларны билгеләп узды, алда торган мөһим чараларга тукталды.
Аерым алганда, 17-18 августта, парламент каникулларыннан соң ук, Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» дүртенче халыкара форумы узачак. 13 августта Яр Чаллыда педагогик хезмәткәрләрнең традицион республика август конференциясе була. «Әлбәттә, 20 нче сентябрьгә билгеләнгән 9 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мөһим сәяси вакыйга булачак, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Бер үк вакытта Биектау бер мандатлы округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар да узачак. Сайлау округларында партия линиясе буенча да зур эш көтелә».
Алдагы утырышның көн тәртибенә килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, беренче укылышка 10 закон проекты әзерләнгән. «Аларның күпчелеге — республика законнарына, атап әйткәндә, Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, оешмаларның милкенә салым, җирле үзидарә, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына өлешле төзелеш өлкәсендә, шулай ук күпфатирлы йортлар төзү өчен кооператив әгъзаларының акчаларын җәлеп итү белән бәйле торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары».
Шулай ук административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм адреслы социаль ярдәм турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары беренче укылышта каралачак.
Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлар Марат Галиев һәм Александр Чубаров тарафыннан халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерү максатында эшләнгән «Татарстан Республикасында халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклауның аерым мәсьәләләре турында» закон проектын карауга әзерләгән.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты инициативасы белән утырышта «РФ Бюджет кодексының 241 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты каралачак. Документ аерым керемнәрне РФ субъектлары бюджетларына һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына күчерү мәсьәләләрен ачыклый.
Егерме икенче утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Сатып алулар эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәре көнен билгеләү турында мәсьәлә кертелә. «Дәүләт Советы карары проекты Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында алдан каралды һәм тикшерелде», – дип хәбәр итте хезмәттәшләренә Лилия Маврина.
Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасында демографик сәясәтне гамәлгә ашыру турында мәгълүмат биреләчәк.
Егерме икенче утырышта шулай ук парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җиткерәчәк.
Президиум утырышында парламентарийлар шулай ук сәнәгатьне цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүгенге утырышта дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Рәхмәтенә хезмәт ветераны Александр Гусев һәм парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов лаек булды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада җирле үзидарә үсешенә зур өлеше өчен Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Камил Гыйльмановка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез