Газетага язылу

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы сайлавында тавыш бирде

Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин башкаладагы 43нче сайлау участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Бирегә ул хатыны Луиза ханым белән бергә килде.

“Кәефләр яхшы. Республика сайлау алдыннан зур әзерлек эше алып барды. Без халык белән бик күп очрашулар үткәрдек, сорауларына җавап бирдек, алар киңәшләр бирделәр. Халыкны тавыш бирүгә күбрәк җәлеп итеп, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар санын саклап калырга, алар белән бергә республика һәм илнең үсеше өчен уртак бурычларны хәл итү эшен дәвам итәргә телибез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе сайлау участогына беренчеләрдән булып килүен халыкка үрнәк күрсәтү дип атады. “Бу бик җаваплы, мөһим эш. Мин телевидение, радио аркылы тагын да халкыбызга, сайлаучыларыбызга мөрәҗәгать итәм – 3 миллионга якын кеше сайлауга килә: бу бурычны үтәргә кирәк. Безнең депутатлар җаваплы булсын, таләпләрне үтәсен, безнең белән бергә республикада куя торган мәсьәләләрне Мәскәүдә дә якласыннар. Киләчәктә дә алар белән бергәләп, бердәм булып эшләргә кирәк булыр», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау

Көн хәбәре