Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 27 ноябрьдә була

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 27 ноябрьдә була.

Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар ун мәсьәлә, шул исәптән биш Татарстан Республикасы законы проектын һәм дүрт федераль закон проектын карарга ниятли. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, 27 ноябрьдә икенче укылышта карауга ике закон проекты әзерләнгән – «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында». «Бюджет турында»гы закон проектына 342 төзәтмә керде. «Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»гы закон проектына 6 төзәтмә әзерләнгән. Хәзерге вакытта профильле комитет, Татарстан Хөкүмәте белән берлектә, барлык төзәтмәләрне өйрәнә һәм тикшерә. Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының 24 ноябрьгә планлаштырылган утырышында төзәтмәләрне кабул итүгә яки кире кагуга тәкъдимнәр әзерләү мәсьәләсе каралачак», – диде ул.

Утырышта Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча парламентның чаралар планын расладылар. 2026 елда Раис Юлламасының 33 тезисы буенча барлыгы 55 төп чара үткәрү планлаштырылган. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү дәвам итәчәк, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм чаралары каралган. Планның аерым пунктында Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча чаралар билгеләнгән.

Президиум утырышында үзмәшгульләр һәм аларга ярдәм турында да сөйләштеләр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин традицион һөнәрләрне үстерүче эшмәкәрләр эшчәнлегенә салым салуны хокукый җайга салу кирәклеген әйтте. Һөнәрчеләрнең хокукый статусын һәм аларның мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген билгели торган республика законы проектын эшләргә кушты. «Без бу мәсьәләгә республика Хөкүмәтенең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның, безнең профильле комитетның кушылуын сорыйбыз», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре