Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышы 25 сентябрьдә сәгать унда парламентның утырышлар залында узачак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Президиумның 16 сентябрьдә кабул ителгән 13 нче һәм 14 нче утырышларны чакыру турындагы карарлары үз көчен югалткан дип танылды.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, унөченче утырышта 19 мәсьәлә, шул исәптән 15 республика законы проектын (барысы да беренче укылышта) карау планлаштырыла. Аерым алганда, оешмалар мөлкәтенә салым турында, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.
Моннан тыш, утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Хөкүмәтенең янгын куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматын карау планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Рәисе республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк парламент утырышының кайчан буласы өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез