Ветераннарга фатирлар федераль cубсидия хисабына бирелә.
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 98 яшьлек Зөмәррә Халитовага Казан шәһәре 8нче микрорайонында урнашкан Алексей Казем-Бек урамындагы йорттан бер бүлмәле фатир ачкычын тапшырган.
Дәүләт торак фонды 2006 елдан бирле республикада 6124 сугыш ветеранын тораклы иткән. Шуның икесе быел социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардан фатир алган. Бүгенгә торак алырга гариза тапшыручыларның барысы да куышлы булган инде.
Ветераннарга фатирлар федераль бюджеттан субсидияләр хисабына бирелә. Торак шартларын язхшыртуга мохтаҗ ветераннарга җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәүләт торак фонды программада катнашучыларга торакны тулысынча әзер килеш тапшыра. Фатирларда сантехника, электр плитәләре, исәпләгечләр – барысы да бар.
Фонд быел барлыгы 3274 фатирга (гомуми мәйданы – 161,7 мең кв.м) исәпләнгән 35 йорт төзергә ниятли. Бүгенгә план 32,4 процентка үтәлгән.
Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы “Яшәеш өчен инфраструктура” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсен – халыкның торак белән тәэмин ителешен яхшырту бурычын хәл кылу мөмкинлеге бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез