Дәүләт торак фонды ел башыннан Татарстанда 2 меңнән артыграк гаиләне тораклы иткән

Торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 61 процентка үтәлгән.

Ел башыннан бирле Татарстанда 2094 гаилә Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысасында торак шартларын яхшырткан. Республикада барлыгы 98,7 мең кв. м мәйданда 11 йорт файдалануга тапшырылган. Еллык планның 61 проценты бу.

“Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору һәм балалар үстерү өчен бөтен уңайлыклар бар. Без традицион кыйммәтләр сагында нык торабыз һәм, һичшиксез, әлеге мирасны киләчәк буыннарга саклаячакбыз”, — ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт торак фонды төзеткән алты яңа йорт – Казан шәһәрендә, бише –Чаллыда урнашкан. Барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер хәлдә тапшырылган: аларга ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, исәпләгечләр, электр (газ) плитәләре урнаштырылган.

Дәүләт торак фонды быел Татарстан шәһәрләре һәм районнарында барлыгы 161,7 мең кв. м мәйданда 3274 фатирлы 35 йорт төзүне күздә тота.

Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының төп бурычларыннан берсен – халыкның торак белән тәэмин ителешен яхшыртуны хәл кылу мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре