Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә Югары Ослан районыннан гуманитар ярдәм туплауга өлеш керткән. Хәрбиләргә эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, автомобильләр һәм мотоцикллар, төзелеш материаллары юлланган. Шулай ук аларга шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре китерелгән. Бу хакта «KazanFirst» ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
«Хәрбиләрдән җавап алдык та инде. Алар ярдәмгә эчкерсез сөенә. Ярату һәм кайгырту хисләре белән тутырылган һәр посылка хәрби хезмәткәрләргә көч-куәт, ышаныч өсти. Маскировка челтәрләрен үрү һәм гуманитар ярдәм җыю өзлексез дәвам итә. Ватанны саклаучыларыбызны җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез!» – дип билгеләп үткән комитет рәисе Марат Зыятдинов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез