Газетага язылу

Дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре турында мәгълүмат тапшыру тәртибен үзгәртергә җыеналар

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте турында мәгълүматлар тапшыру тәртибен үзгәртергә ниятлиләр.

Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар “Татарстанда дәүләт граждан хезмәте турында” законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын хуплаган. “Закон проекты нигезендә, дәүләт хемәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр, җирле хакимиятләр башлыклары бу мәгълүматларны һәр ел саен түгел, бәлки җир кишәрлеген, күчемсез милек, транспорт чарасын, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы финанс активларын, цифрлы валюта сатып алган очракта гына – мондый алыш-бирешләрнең гомуми күләме соңгы 3 елда дәүләт хезмәткәренең, хатыны (ире) һәм балигъ булмаган балаларның гомуми кеременнән арткан очракта гына тапшырачак”, – дип сөйләп үткән комитет рәисе Альберт Хәбибуллин. Ул шулай ук закон проектында керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәт турында мәгълүматларны интернетта, массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру зарурилыгын юкка чыгаруның күздә тотылуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре