Газетага язылу

Дәүләт хезмәтләре порталында БДИ тапшыру буенча сервис барлыкка киләчәк

Киләчәктә Дәүләт хезмәтләре порталында БДИ тапшыруны сынап карау, имтихан тапшыруга гариза бирү, үз балларыңны карау һәм апелляция бирү мөмкинлеге булачак.

Бу хакта «Российская газета» яза.

Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итүенчә, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә әлеге яңалык өстендә эш алып барыла.

Министр  быел бердәм дәүләт имтиханын 750 мең кеше тапшырачагын, ә төп чор 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачагын да әйтеп узды.

«Тарихны, профильле математиканы һәм табигый-фәнни предметларны өйрәнүгә кызыксыну арта, - диде Сергей Кравцов, мәктәп укучылары тапшырачак фәннәр турында сөйләгәндә.

Быел профильле математика һәм табигый-фәнни предметларны сайлаган балалар өлеше рекордлы 36,5 процент тәшкил иткән – узган ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк. Физиканы узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк сайланган. Информатиканы – 6 процентка, биологияне - 8 процентка, химияне - 11 процентка артыграк сайлаганнар».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре