Газетага язылу

Дәүләт хезмәтләре порталында чикләүләрне алу өчен «яшел төймә» пәйда булачак

Быел Дәүләт хезмәтләре порталында мошенниклардан саклануга бәйле чикләүләрне алу өчен “яшел төймә” пәйда булачак.

Вице-премьер Дмитрий Григоренко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Хәтерләсәгез, әле узган атнада гына ул аферистлар кармагына эләгүчеләрнең счеттагы акчаларын “катыру” өчен “кызыл төймә” булдырылуы турында сөйләгән иде. Вице-премьер әйтүенчә, Дәүләт хезмәтләре порталында, “кызылы” белән беррәттән, “яшел төймә” дә эшли башлаячак.

Ул “катырылган” акчаларны, аферистлар кармагыннан ычкынганнан соң, “эретү” мөмкинлеге бирәчәк. Әйтергә кирәк, Хөкүмәт халыкны телефон һәм онлайн-мошенниклардан саклау буенча зур эш алып бара.

Сентябрь азагында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы аферистларга каршы көрәшү буенча чараларның өченче пакетын җәмәгатьчелектә карауга чыгарган. Аңа 20дән артыграк тәкъдим кертелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре