Дәүләт хезмәтләре порталында салым чигерүен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде

Россия гражданнары хәзер федераль дәүләт хезмәтләре порталында, чит сервисларга күчмичә, салым чигерүен рәсмиләштерә ала. Бу хакта журналистларга РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Дәүләт системаларында булган шәхси мәгълүматлар автомат рәвештә кертелә», - дип аңлата Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Яңа сервис салым чигерүен рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә, шулай ук салым декларацияләрен тутыру буенча хезмәт күрсәтә торган шикле оешмаларга шәхси мәгълүматларны тапшыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә, дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.

Сервис шулай ук гражданнарга салым тотып калуның нинди төрен алырга мөмкинлеген билгеләргә ярдәм итә. Әйтик, ел дәвамында дәвалануга, укуга, спортка чыгымнар булган очракта, гражданин социаль салым вычеты сорап мөрәҗәгать итә ала, дип аңлаттылар вице-премьер аппаратында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре