Бүлектә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә тиешле барлык ташламалар белән танышырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталында махсус хәрби операция ветераннары өчен махсус бүлек булдырылган. Бу хакта “РИА Новости” Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәренә таянып яза. Бүлектә махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булганнарның гаиләләре үзләренә тиешле барлык ярдәм чаралары белән танышырга мөмкин. Ташламалар турында бөтен мәгълүмат бер урынга туплап бирелгән, дигән сүз бу.
Ведомство шулай ук “Защитники Отечества” фонды белән берлектә чат-бот булдырган. У Дәүләт хезмәтләре порталындагы цифрлы ярдәмчегә – “Макс роботына” кертелгән. Бот оешманың эше турында хәбәр итә һәм ветераннарның, аларның туганнарының барлык сорауларына җаваплар бирә. Аның ярдәмендә шулай ук ветераннарның нинди ташламаларга ия булуын, бушлай дарулар һәм психологик ярдәмне ничек алырга, ничек реабилитация узарга икәнен белергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез