Авыру бала тәрбияләүнең ни икәнен андый язмышка дучар булган әти-әниләрдән дә яхшырак белүче юк. Алар үз мәшәкатьләре белән ялгыз калганда тормыш тагын да авырая. КДМУ аспиранты Рәзилә Рахмаева андый әти-әниләргә ярдәм итүнең үз юлын тапкан.
Рәзилә «ДЦПлы балаларның әти-әниләре өчен туклану мәктәбе» проектын әзерләгән. Әлеге проект – Балалар һәм яшьләр өчен иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен республика гранты бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе дә әле. 80000 сум күләмендәге грант откан мәктәп Инстаграмда 1 сентябрьдән эшли башлый.
Балалар церебраль параличы белән очрашкан гаиләләр, гадәттә, төп игътибарны сабыйларның ничек хәрәкәт итүенә бирә. Дөрес туклану мәсьәләсе белән исә хәтта белгечләр дә бик аз шөгыльләнә. Мондый балалар өчен туклану – гаять зур әһәмияткә ия әйбер. Шуңа күрә ата-аналар баланың авырлыгын тикшереп торырга, дөрес ашатырга тиеш. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы аспиранты Рәзилә Рахмаева әти-әниләргә шул хакта киңәш бирмәкче.
– Минемчә, баланың нинди дә булса хроник авыруы бар икән, әти-әниләр аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә һәм балага ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тиеш. Безнең максат – әти-әниләрнең белемен арттыру, – дип сөйләде Рәзилә. – Инстаграм – мәгълүмати проектлар өчен иң уңайлы мәйданчык. Шуңа да без туклану мәктәбен шунда башлап җибәрергә уйлыйбыз. Мәктәп эшчәнлегендә госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, балалар гастроэнтерологиясе һәм диетология өлкәсендә белгеч – Аэлита Камалова да катнашачак. Ул социаль челтәргә чыгасы һәр язманы тикшереп барачак.
Әлегә кадәр Россиядә мондый мәктәп оештыру тәҗрибәсе булмаган. Рәзилә дә яшерми: беренче булу җиңел түгел.
– Әлбәттә, кыенлыклар туа, чөнки без сайлаган юнәлеш шактый үзенчәлекле. Без мәгълүмат барлык ата-аналарга да кызыклы һәм аңлаешлы булсын дип эшлибез. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр гадиләштерергә тырышабыз. ДЦП белән авыручы балаларның туклануына бәйле проблемалары тиз генә хәл ителмәячәген аңларга, озак вакытлы эшкә, бик күп яңа мәгълүмат тупларга әзерләнергә кирәк. Әмма нәтиҗәләр әти-әниләрне сөендерәчәк – моны төгәл әйтә алабыз. Без дә шуның өчен тырышачакбыз.
Лилия Гыймазова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез