Декабрьдә ике тапкыр пенсия алачаклар

Татарстанлылар декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак. Бу 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.

Беренче пенсия - ноябрь өчен декабрь башында түләнә, чөнки узган ай пенсиясе киләсе ай башында түләнә.

Декабрь пенсиясе гыйнвар башында түләнергә тиеш. Әмма яллар 11 гыйнварга кадәр дәвам иткәнлектән пенсия түләүләре 30 декабрьдән дә соңга калмый биреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре