Беренче хезмәт хакы – ноябрь өчен – кышның беренче ае башында исәпләнәчәк, чөнки алдагы ай өчен түләү киләсе ай башында килә.
Декабрь өчен хезмәт хакы гыйнвар башында исәпләнергә тиеш. Әмма 1-11 гыйнвар ял көннәре булуга бәйле рәвештә, гадәттә 1-11 көннәрдә хезмәт хакы алдагы эш көнендә, икенче төрле әйткәндә, 30 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Хезмәт хакын айның 12 числосында яки аннан соң алучы татарстанлыларга аны гадәти тәртиптә күчерәчәкләр, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез