«Хәзер пособиенең максималь срогы өч ел булса да яшь ярымга кадәр генә түләнә. Пособиене бала карау буенча өч ел дәвамында да түләргә кирәк», - дигән Миронов РИА Новостига.
Аның сүзләренчә, декрет пособиеләре күләмен региональ яшәү минимумына кадәр арттырырга кирәк.
«Эшләүчеләр өчен пособие хезмәт хакына карап исәпләнә. Без аны арттырырга тәкъдим итәбез. Бер бала караганда – хезмәт хакының 40тан 100 процентка кадәр арттырырга, ике һәм аннан да күбрәк бала өчен – 200 процентка кадәр», - дип тәкъдим иткән партия лидеры.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез