Кайбер даруларны озак вакыт куллану акылга зәгыйфьлек килү куркынычын арттыра. Америка белгечләре әнә шундый фикергә килгән.
Деменцияне составында омепразол булган сару кайнатуга каршы дарулар китереп чыгарырга мөмкин. Дару ашказаны кислотасын киметеп кенә калмый, ул баш миендә куркыныч бета-амилоид аксымы җыелуга да китерә. Галимнәр сүзләренә караганда, бу акыл зәгыйфьлегенә китерә торган төп матдәләрнең берсе. Шулай ук сару кайнатуга каршы дарулар организмнан В12 витаминын да чыгара, бу исә кешенең хәтерен начарайтырга мөмкин.
Куркыныч исемлеккә бензодиазепин классындагы дарулар да керә. Алар борчылу, паник һөҗүмнәр һәм йокысызлыкны дәвалаганда кулланыла. Бу төр даруларның төп максаты – үзәк нерв системасын тынычландыру, әмма алар бөтен баш миенә зыян китерә. Шуңа күрә аларны озак вакыт кулланудан баш тартырга кирәк. Моннан тыш, антидепрессантлар да куркыныч тудыра.
Деменцияне аллергиядән дарулар, шулай ук анестезия һәм операциядән соң авыртуны баса торган препаратлар китереп чыгарырга мөмкин. Наркоз астында ясалган операциядән соң акыл зәгыйфьлеге куркынычы 3-7 ел эчендә икеләтә артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез