12 июнь – Россия көненә багышлап, “Мы за Великую державу” Бөтенроссия музыка проекты кысасында, интернет аша “День России” Бөтенроссия хәрби һәм ватанпәрвәрлек җыры фестиваль-бәйгесе үткәрелә.
Бәйгенең төп максаты – Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның барлык чорлардагы Ватаныбыз геройларына дан җырлаучы заманча сәнгатьне, халык иҗаты сәнгатен үстерү һәм популярлаштыру.
Бәйгегә дөньяның барлык илләрендә яшәүчеләр, сәләтле балалар (3 яшьтән алып) үсмерләр, иҗади яшьләр чакырыла.
Фестиваль-бәйгегә заявканы 24 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бәйгенең шартлары турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән рәсми сайтта (https://soyuz-kultura.com/node/1049) танышырга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез