Денис Пушилин: «Элемтәләр Россия составына кергәнче үк җайга салынган иде»

Донецк Халык Республикасының Татарстан белән элемтәләре әлеге төбәк Россия составына кергәнче, шулай ук махсус хәрби операция башланганчы ук җайга салынган иде. Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин “KazanForum”да әнә шулай дип белдерде.

«Без моңа кадәр дә республика тарафыннан ярдәм һәм теләктәшлек тойдык, безнең арада үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан иде инде. Хәзер күреп торабыз: күп кенә хәрбиләр Донбасс мәнфәгатьләрен дә, Татарстан мәнфәгатьләрен дә яклый. Моның өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Без хәзер бер ил. Шуңа күрә мәнфәгатьләребез дә уртак. Чыны шул», – диде Денис Пушилин.

Донецк Халык Республикасы башлыгы әйтүенчә, ике арада гуманитар, мәдәният өлкәләрендә яхшы элемтәләр урнашкан. Форум кысасында моңа бәйле өстәмә килешүләр имзаланачагын да әйтте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре