Планетакүләм тотрыксызлык россиялеләрнең үз-үзләрен тотышларына да йогынты ясый. Иртәгәгә ышанычны кайдан алырга? Күреп торабыз: дроннар һөҗүме зур югалтуларга һәм корбаннарга китерә. Бу уңайдан Төркиянең чит илләр эшләре министры Хакан Фидан: «Фронттагы җимереклекләр һәм алҗыткыч бәрелешләр тылга да күчә башлаганда, мәсьәлә инде сугыш кырында кемнең җиңүенә яки җиңелүенә генә кайтып калмый. Сүз милләтнең яшәеше турында бара. Мондый шартларда яклар үзләрендә булган барлык чаралардан файдалана», – дигән хәвефле белдерү ясады һәм халыкара җәмәгатьчелекне Россия–Украина конфликтын туктату өчен хәлиткеч адымнар ясарга чакырды. Төрек министры конфликт атом-төш бәрелешенә китерер дип хәвефләнә.
Россиянең федераль матбугатында да: «Алдагы кышта илнең энергетика системасына һава шартлары китергән сынаулар гына түгел, ә ерак арага оча торган Украина пилотсыз очкычлары һөҗүмнәре дә янарга мөмкин», – дигән кисәтүле җөмләләр күренә. Кышын кайбер төбәкләрнең дәвамлы вакытка утсыз-газсыз калу ихтималлыгы үсә дигән сүз бу. «Известия» газетасы быелның 24 февралендә үк Ростехнадзор мәгълүматларына таянып: «Россиянең 41 миллионнан артык кешесе җылылык белән тәэмин итү системалары ышанычлылыгы түбән яки ышанычсыз булган муниципаль берәмлекләр территорияләрендә яши», – дип язган иде. Россиядә җылылык челтәрләре тузуы болай да 60–70 процент дип бәяләнә, кайбер шәһәрләрдә 70–80 процентка җитә. Дроннар һөҗүме ихтималлыгы җылысыз калу хәвефен үстерә. Мәскәүдә бу уңайдан чара күрәләр, әлбәттә. Мөһим җиһазларның запасларын туплау, шулай ук энергетика системасын деүзәкләштерү һәм резерв яисә автоном энергия белән тәэмин итүгә күчү дигән максатлар куела.
Россия халкы, кискен кризис шартлары туа калса, акча янчыклары хәлен дә кайгырта. Банк депозитларындагы акчага ышаныч кими, акчаны банктан чыгару күләме арта. Рубль соңгы елларда үзен иң тотрыклы валюта итеп күрсәтүгә карамастан, аңа шикләнеп карыйлар. Апрель, май, июнь айларында 158,9 миллиард сумны валютага алыштырганнар. Бу – рекордлы күрсәткеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез