Түбән Каманың элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин “Крокус Сити Холл”дагы хәлләрнең шаһиты була дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
"Мин шул залда идем. Әле концерт башланырга 15 минут бар иде. Залның өчтән бер өлеше тулган иде инде. Кинәт кенә халык кузгала башлады. Карасам, алар төп чыгу юлына йөгерә. Бераздан ату тавышлары ишетелде. Сәхнә ачылмаган иде әле. Паника башланды. Кешеләр чыгу юлын эзли башлады. Без урамга ниндидер ишектән чыктык. Бөтен кеше йөгерде. Бер-берләрен изеп бетерләр дип курыктым. Күңелгә бик авыр", - дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез