Газетага язылу

Депутат больничныйны эшнең беренче елыннан ук 100 процент күләмендә түләргә тәкъдим итә

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин федераль законнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләрне исәпләү тәртибен үзгәртәчәк төзәтмәләр әзерли.

Ул хастаханә пособиесе күләмен хезмәткәрнең хезмәт стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 процент дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Гамәлдәге нормалар компенсация күләмен иминият стажы озынлыгына бәйли. Хәзер биш елга кадәр стажы булган хезмәткәрләр хезмәт хакының 60 процентын гына ала, ә 100 процент күләмендә түләү хокукы сигез ел эшләгәннән соң гына барлыкка килә.

Михаил Делягин мондый алымны гаделсез дип саный, бигрәк тә яшь белгечләргә карата. Депутат фикеренчә, яңа гына эшли башлаган хезмәткәрләр болай да зур булмаган хезмәт хаклары ала, ә бәяләр арту шартларында авыру вакытында керемнең 40 процентын югалту алар өчен бик нык сизелә. Нәтиҗәдә, күпләр акчаларын югалтмас өчен авыруларын аяк өстендә кичерергә мәҗбүр кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре