Депутат кафеларга хайваннар белән керүне тыярга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына азык-төлек һәм сәүдә объектларында хайваннарның булуына кагылышлы санитар нормаларны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Документ «РИА Новости» карамагында.

Парламентарий мөрәҗәгатендә, санитар кагыйдәләрнең гамәлдәге редакциясе таләпләрне төрлечә аңларга мөмкинлек бирә, дип күрсәтте. Аерым алганда, СанПиНда әйтелгәнчә, азык-төлек предприятиеләре биналарында бөҗәкләр һәм кимерүчеләр булмаска тиеш, шулай ук синантроп кошлар һәм хайваннар тотылмаска тиеш. Депутат сүзләренчә, мондый формулировка кафе һәм ресторан хуҗаларына өй хайваннары белән килүчеләрне кертү мөмкинлеген бирә, бу, аның фикеренчә, башка кунакларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмый.

Останина кагыйдәләр пунктын ачыкларга тәкъдим итте: «Азык-төлек предприятиеләре биналарында бөҗәкләр, кимерүчеләр, синантроп кошлар һәм хайваннар булмаска тиеш».

Депутат шундый ук үзгәрешләрне сәүдә объектларына караган санитар таләпләргә дә кертергә тәкъдим итә.

Останина фикеренчә, бу чаралар санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны арттыруга һәм РФ Конституциясе белән ныгытылган гражданнарның сәламәтлекне саклау һәм уңайлы тирә-як мохит хокукын тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре