Депутат коммуналь түләүләр чыгымнарын киметү буенча киңәшләр биргән

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов коммуналь хезмәтләр чыгымын шактый ук киметү мөмкинлеге бирердәй берничә ысул турында сөйләп үткән.

Беренчедән, энергияне сак тотучы лампалар урнаштыру бик нәтиҗәле ысулга әйләнәчәк. Светодиодлы лампалар, гадәттәгеләреннән кыйммәтрәк булса да, энергияне 8-10 тапкыр кимрәк тота һәм уртача 5 ел хезмәт итә. Йорттагы барлык лампочкаларны алыштыру электр энергиясе чыгымын 4 тапкыр киметү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, Колунов билгеләп үткәнчә, су чыгымын да киметергә мөмкин. Бу очракта савыт-саба юу машинасын сатып алу киңәш ителә. Машина савыт-сабаны кул белән югандагыга караганда суны 2-3 тапкыр кимрәк тоту мөмкинлеге бирә.

Депутат көнкүреш техникасының энергияне нәтиҗәле тоту-тотмавының мөһим булуын да икәрткән. Заманча приборлар энергияне нәтиҗәле тоту буенча А – G классларына бүленгән. А классындагы техниканы алу отышлырак, чөнки ул энергияне барыннан да кимрәк куллана. Шулай ук, файдаланылмаган очракта, электр приборларын челтәрдән алып тору киңәш ителә. Бу да электр энергиясенә чыгымны киметүгә ярдәм итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре