Парламентарий фикеренчә, автомобиль күп балалы әниләргә аеруча кирәк, чөнки аларга балаларны түгәрәкләргә, секцияләргә һәм башка урыннарга йөртергә туры килә.
Антропенко күп балалы әниләрнең көн саен катлаулы логистика һәм берьюлы берничә урынга өлгерү зарурлыгы белән очрашуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, дәүләт мондый хатын-кызларга автомәктәпләрдә бушлай уку мөмкинлеге биреп ярдәм итәргә тиеш.
Хәзер Россиядә күп балалы гаиләләр федераль һәм төбәк ярдәм чараларына өметләнә ала. Кагыйдә буларак, алар арасында бушлай машина кую урыны, транспорт салымын киметү, җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын каплау, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә ташламалар, мәктәп укучылары өчен бушлай туклану һәм башка берничә ташлама бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез