Аның сүзләренчә, бала тәрбияләүдә әтиләрнең керткән өлеше аналарныкыннан ким түгел, ә нык гаилә ике җилкәдә тора. Сүз федераль дәрәҗәдәге бүләк турында бара, ул өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән, аларга белем биргән һәм әхлакый үсешен тәэмин иткән ир-атларга тапшырылачак. Парламентарий мондый чара күп балалы гаиләнең абруен күтәрәчәк дип ышана.
Миронов искәткәнчә, «Герой-Ана» исеме 2022 елда Президент указы белән торгызылды, һәм хәзер киләсе адымны ясарга - әтиләр бүләген закон нигезендә ныгытырга вакыт җитте. Бу җәмгыятьтә гаилә һәм балаларны тәрбияләү төп тормыш өстенлекләре булып торган уңышлы әти образы формалашуга ярдәм итәчәк. Өч, дүрт, биш бала тәрбияләгән ир-ат – чын герой, һәм ил сугыш кырында гына түгел, тыныч тормышта да үз геройларын белергә тиеш, дип нәтиҗә ясады ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез