Газетага язылу

Депутат мәктәпләрдә мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертергә тәкъдим итте

Россия мәктәпләрендә иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау предметы кысаларында мәгълүмати куркынычсызлык буенча дәресләр кертергә кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, Түбән Новгород шәһәр Думасы рәисе Евгений Чинцов «Нәтиҗә бар!» форумында шундый тәкъдим белән чыкты, дип яза «Татар-информ».

«Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекнең үсүен күрәбез. Шуңа бәйле рәвештә мәгълүмати куркынычсызлык буенча практик дәресләр тәкъдим итәбез. Моңа махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итәргә мөмкин», – дип белдерде ул.

Чинцов сүзләренчә, мәгълүмати сугыш өзлексез бара. Ил дошманнары яшьләргә социаль челтәрләр аша йогынты ясарга тырыша: җинаять кылырга, террорчылык операцияләрендә катнашырга мәҗбүр итәләр һәм башкалар. Моңа каршы тору юлын табарга кирәк, дип ассызыклады Чинцов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре