Газетага язылу

Депутат Россиядә кемнәрнең ике пенсиягә өметләнә алуын аңлатты

Россиядә гражданнарның берничә категориясе ике пенсия алу хокукына ия. Әтисе хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булып, туендыручысын югалткан инвалид балалар да шушы категориягә керә. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Депутат шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалыштагы Ленинград һәм Севастополь халкы да Россиядә ике пенсия алуын искәртте.

Нилов хәбәр иткәнчә, әзерләнгән закон проекты инвалид балаларга, әтисе һәлак булган сәбәпләр яки статуска карамастан, ике пенсия алу мөмкинлеген киңәйтүне күздә тота. Хәзерге вакытта документ буенча фикер алышулар бара.

Парламентарий шулай ук хәрбиләрнең тол хатыннарына ике пенсия түләү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү мәсьәләсе каралуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта, вафат булган хәрбинең тол хатыныннан аермалы буларак, һәлак булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыны ике пенсия алу хокукына ия, чөнки алар төрле категорияләргә керә, дип аңлатты Нилов.

Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләгә дифференциацияле рәвештә якын килергә һәм вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатынына аның иминият пенсиясе белән бер үк вакытта туендыручысын югалту уңаеннан өлешчә пенсия түләргә тәкъдим ителә. Әлеге инициатива шулай ук фикер алышу стадиясендә, дип сүзен төгәлләде депутат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре