«Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында фикер алыштылар.
Утырыш барышында депутат Илшат Әминов республикада яшәргә һәм эшләргә калган талантлы яшьләрнең өлеше белән кызыксынды. Бу сорауга җавап биреп, Рамил Хәйруллин талантлы яшьләрнең китү проблемасы барлыгын билгеләп үтте, әмма чыгарылыш сыйныф укучыларының 70% ка якыны Татарстанда яшәргә һәм эшләргә кала, дип белдерде.
КПРФ фракциясеннән депутат Фәдбир Сафин талантлы яшьләрне арзанлы торак, карьера үсеше мөмкинлекләре һәм грантлар рәвешендә финанс ярдәме белән республикага кайтару өчен махсус дәүләт программасы булдырырга тәкъдим итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез