Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов киберспортсменнарны пилотсыз системалар гаскәрләренә җибәрергә тәкъдим иткән.
Киләсе елның икенче яртысында яңа гаскәрләр булдыру турында Россия оборона министры Андрей Белоусов белдергән иде.
– Россиядә киберспортсменнар күп. Аларның бер өлешен хәрби хезмәткә нәкъ менә шушы гаскәрләргә җибәрергә мөмкин булыр иде, – ди депутат.
 Аның фикеренчә, шул рәвешле армиядәге яшьләр үз профессионализмын күтәрә, ә илнең Хәрби көчләре белемле белгечләр туплый алыр иде.
Хәмитов үзенең альтернатив хезмәт варианты буларак "пилотсыз" гаскәрләр булдырырга тәкъдим итүен дә искә төшергән. Россиядә барлык кирәкле ресурслар бар дип, пилотсыз системалар гаскәрләрен формалаштыру турындагы карарны тулысынча хуплаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез