«Катнашучыларның гаиләләрен, СВО ветераннарын туристлык салымыннан азат итүне таләп итәчәкбез, төрле кунакханәләрдә, пансионатларда яшәү бәясенә һәм башкаларга өстәмә җыемнар салынмасын өчен», – диде Слуцкий «ТАСС» белән әңгәмәдә.
Ул шулай ук СВО сугышчыларын һәм аларның гаиләләрен 2025, 2026 һәм 2027 елларда банк кертемнәре буенча процентларга салымнан азат итәргә тәкъдим итүен өстәде.
Парламентарий фикеренчә, бу ветераннар гаиләләренә йөкләнешне киметә һәм дәүләтнең аны яклаучыларга мөнәсәбәтен күрсәтә торган гади һәм аңлаешлы чаралар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез