Депутатлар 10 ел бергә яшәүче гаиләләргә җир бирергә тәкъдим иткән

Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге депутатлар төркеме бушлай җиргә хокуклы кешеләр исемлегенә кимендә 10 ел никахлашып яшәүче, кимендә бер балага ия булган гаиләләрне дә кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта «Газета.ru» яза.

Слуцкий әйтүенчә, Россиядә 20 миллион гектар мәйданда ташландык сөрүлек җирләре һәм кешесез калган 25 мең торак пункт бар. Хезмәт сөючән халыкны шушы җирләргә урнаштырган очракта зур шәһәрләрне генә түгел, бәлки бөтен илне үстерү мөмкинлеге пәйда булачак. Моннан тыш мондый чара гаиләне ныгытуга, балаларның күбрәк тууына да ярдәм итәчәк.

Депутат билгеләп үткәнчә, җир кишәрлеге, һичшиксез, тиешле инфораструктура белән тәэмин ителгән булырга һәм гаиләнең барлык әгъзаларына тигез өлешләрдә бирелергә тиеш.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре