Газетага язылу

Депутатлар 13 мәсьәлә, 3 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын караячак

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 мартта узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 13 мәсьәлә, шул исәптән 3 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын карарга ниятлиләр.

Республика закон проектлары белән җирле үзидарә турында, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына, шулай ук Татарстан Экология кодексына су саклау зоналарыннан файдалану мәсьәләсен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Советы утырышында шулай ук 2025 елда Татарстан Конституция советы һәм Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматлары, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителәчәк. «Хөкүмәт сәгате» кысасында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләячәкләр.

Президиум утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта комиссияләр системасына республика комиссиясе һәм 52 муниципаль комиссия керә. Зур шәһәрләрдә өстәмә рәвештә шәһәр эчендәге комиссияләр булдырылган. Татарстан Рәисе карары буенча барлык муниципаль берәмлек башлыклары район комиссияләре рәисләре итеп билгеләнгән. Быелдан алар балигъ булмаганнар белән профилактик эш турында атна саен республика башлыгына хисап тота. 2025 елда республика комиссиясе – 13, район һәм шәһәрнекеләр 1690 утырыш уздырган. Аларда 12 меңгә якын административ материал каралган.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусы һәм барлык тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген әйтте. «Бу – безнең балаларыбыз, республикабызның киләчәге, шуңа күрә мәсьәләгә җитди карарга кирәк», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре