Аның кысасында депутатлар 2025 елда Татарстан бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында фикер алышачак. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 20 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән тугыз республика законы проекты, өч федераль закон проекты һәм РФ субъектларының өч закон чыгару тәкъдиме.
Депутатлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы, гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы, ТР судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турындагы, шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын беренче укылышта караячак.
Моннан тыш, беренче укылышка Татарстан Республикасы Арча районының Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турында закон проектлары әзерләнгән.
Парламентарийлар ТР Хисап палатасының 2025 елгы эшчәнлеге турында хисап, Татарстан территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турында доклад һәм республикада Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез