Депутатлар гаилә бизнесы турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар гаилә бизнесы турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Ул гаилә предприятиесе төшенчәсенә ачыклык кертәчәк дип көтелә.

Утырышта чыгыш ясаганда депутат Рузилә Тимергалиева билгеләп үткәнчә, закон проекты Татарстанның гаилә предприятиеләре реестрын кертүне дә күздә тота. "Гаилә предприятиеләре халык хуҗалыгының барлык тармакларында эшләүгә карамастан, бездә аларның статистикасы буенча төгәл мәгълүматлар юк. Барыннан да элек, бу законнарда гаилә бизнесының рәсми статусы булмау белән бәйле”, – диде депутат.

Россиянең 20 төбәгендә “гаилә бизнесы” төшенчәсенә кагылышлы канун кабул ителгән инде. Әмма федераль дәрәҗәдә мондый закон проекты тикшерелми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре