Мөрәҗәгать фән һәм югары белем министры Валерий Фальков исеменә юлланган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Депутатлар имтихан формасындагы арадаш аттестация һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе бары тик эш көннәрендә генә узарга тиеш, дип саный һәм моны федераль дәрәҗәдә теркәргә тәкъдим итә.
Алар фикеренчә, мондый үзгәрешләр расписаниене аңлаешлырак һәм тотрыклырак итәчәк, студентларга ял итү өчен җитәрлек вакыт бирәчәк һәм стрессны киметәчәк.
Шулай ук, ял көннәрендә имтиханнар үткәрү тәҗрибәсе студентларның үзләренә генә түгел, гомумән белем бирү мохитенә тискәре тәэсир итә, дип саный алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез