Депутатлар наркоҗинаятьләр буенча җаваплылыка тарту яшен киметергә тәкъдим итә

Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга наркомания таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды.

Татарстан парламентарийлары мөрәҗәгате проектын тәкъдим итеп, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров Эчке эшләр министрлыгы статистикасы буенча наркотиклар тарату һәм сату белән бәйле җинаятьләрнең шактый өлеше соңгы вакытта балигъ булмаганнар тарафыннан кылынуын ассызыклады. Бу күпчелек очракта мондый хокук бозулар өчен җәза 16 яшьтән генә каралу белән бәйле.
2023 елда полиция хезмәткәрләре Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен 47 балигъ булмаган баланы тоткарлаган, шул ук вакытта аларның унбише 16 яшькә дә җитмәгән. Быелның беренче кварталында наркотикларның законсыз әйләнешенә катнашы булган 22 яшүсмер тоткарланган, шул исәптән 15 җинаятьнең составы авыр, шуларның 11е психоактив матдәләр сату белән бәйле. Балигъ булмаганнар, үзләренең җаваплылыктан кача алачакларын белеп, наркотикларга бәйле җинаятьләрне кабат кылу орчаклары бар.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 20 маддәсе буенча 16 яшьтән башлап гомуми кагыйдәләр буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Дәүләт Советы депутатлары Россия парламентының түбән палатасына мондый җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгы барлыкка килә торган яшьне киметүне күздә тоткан закон актларын эшләү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Мөрәҗәгать проекты парламентның якынлашып килүче утырышында каралачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре