Депутатлар өчен өлешчә мобилизациядән броньны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары өчен өлешчә мобилизациядән броньны алырга тәкъдим итәләр. Шулай ук Россия гвардиясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хәрби прокуратура һәм башка көч структуралары хезмәткәрләрен беренче чиратта чакырылырга тиеш дип белдергәннәр. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Мондый закон проекты 17 октябрьдә Дәүләт Думасына кертеләчәк. Авторлар фикеренчә, парламентарийлар гади халыктан аерылмый. Хәрби операцияләрдә барыннан да элек моңа әзерлеге булган белгечләр катнашырга тиеш.

Федерация әгъзаларын һәм депутатларны өлешчә мобилизацияләүне кайбер белгечләр тәнкыйтьләде. Чөнки сәясәтчеләрнең бер өлеше болай да үз теләкләре белән Донбасска киткән. Аларның эш урынында күпләп булмавы парламент эшен туктатырга мөмкин, диелә әлеге хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре