Депутатлар, СССРдагы кебек, азык-төлек карточкаларын кире кайтаруны тәкъдим иткәннәр

Белгечләр мәгълүматалына караганда, бу ярдәм 11,8-18 миллион кешегә кагылырга мөмкин.

Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков бөтен Россия күләмендә азык-төлек карталарын гамәлгә кертү турында тәкъдим белән чыккан. Якын араларда Калининград өлкәсендә шундый ярдәм чарасының пәйда булачагы белдерелгәч, әлеге чараны ил күләмендә кертү тәкъдим ителгән, дип яза “mk.ru”.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган 11,8-18 миллион кешегә кагылырга мөмкин бу. Бер кешегә һәр ай саен 3-6 мең сумлык ярдәмне күздә тоткан очракта, программа федераль бюджетка елына 1,2 триллион сумга кадәр төшәргә мөмкин.
Әлбәттә, азык-төлек бәяләре даими үсеп торган бер мәлдә, аз керемлеләр өчен бик зур ярдәмгә әйләнер иде бу. Ләкин, белгечләр фикеренчә, әлегә төбәкләр дәрәҗәсендә генә мондый карталарны кертергә мөмкин. 2025 елга федераль бюджетта моңа акча каралмаган чөнки.
Сүз уңаеннан, мондый программалар кайбер төбәкләрдә – Амурск өлкәсендә, Камчатка һәм Ямал-Ненец автономияле округында гамәлдә булып килә икән инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре