Газетага язылу

Депутатлар Татарстанда вейп сатуны тыю турындагы закон кабул итте

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында депутатлар республика территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуга тыю турында закон проектын икенче һәм соңгы укылышта кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә Дәүләт Советы утырышында республика территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проекты парламентка узмаган партияләр катнашында каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Документка 27 октябрьгә кадәр төзәтмәләр кертергә мөмкин иде. Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, төзәтмәләр кермәгән. Килгән тәкъдимнәр документ текстында исәпкә алынган.

“Без бүген табибларыбызның вейплар яшьләребезнең сәламәтлегенә, киләчәк буынга зур зыян сала дип әйткән сүзләренә таянабыз, нәкъ менә шуңа күрә без республикада аларны ваклап сатуны тыю турында карар кабул итәбез”, – диде Рәгать Хөсәенов. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 18 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге россиялеләрнең 62% ының тартып караганы бар, вейп кулланучылар өлеше 9% тәшкил итә. Электрон сигаретларның төп аудиториясе – зур шәһәрләрдә яшәүчеләр. Чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр кертеләчәк, бу базарда катнашучыларга һәм кулланучыларга мәгълүмат җиткерү өчен кирәкле күчеш чорын тәэмин итәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре