Газетага язылу

Депутатлар туучылар саны аз булган төбәкләрдә ана капиталын арттырырга тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутатлары туучылар саны аз булган төбәкләрдә ана капиталы күләмен арттыруны тәкъдим итте. ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, шул хактагы закон проектын парламентның түбән палатасы каравына кертергә ниятлиләр.

Инициатива, төбәктәге туучылар саны коэффициентыннан чыгып, түләүләрнең дифференциацияләнгән шкаласын кертүне күздә тота. Әгәр күрсәткеч 1,3тән ким булса, ана капиталы күләмен ике тапкыр арттырырга тәкъдим ителә. Коэффициент 1,75тән түбән булса түләүләрне - 1,5 тапкыр, ә 2,1дән түбән булса 1,3 тапкыр күтәрергә телиләр.

Үзгәрешләрне «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга кертү планлаштырыла.

«Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов бу инициативаның зарурлыгын төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең керемнәрендәге аерма белән аңлатты. Аның сүзләренчә, хезмәт хакы түбән булган субъектларда гаиләләргә үзләрен кирәкле товарлар белән тәэмин итү авыррак, бу демографик вазгыятьтә дә чагылыш таба.

«Керемнәр төрле җирдә төрлечә. Хезмәт хакы түбән булган төбәкләрдә кешеләргә азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алу өчен акча җитми. Шулай булгач, анда демография белән бәйле проблемалар да икътисади яктан үсеш алган төбәкләргә караганда күбрәк», – дип аңлатты Миронов.

Депутат фикеренчә, мондый коэффициентларны кертү проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре