Табиб-эндокринолог, диетолог Павел Баранов “aif.ru ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Диетолог фикеренчә, теге яки бу продуктның файдалы яки зыянлы булуы турындагы кайбер фикерләрнең фәнни нигезләнеше юк. Бу шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешкә дә кагыла.
“Аларда кешенең сәламәтлеге өчен кирәкле барысы да бар. Болар – бик күп клетчатка, витамин һәм минераллар”. – дип басым ясап әйткән Баранов. Шул ук вакытта яшелчә һәм җиләк-җимеш, калориясе аз булуга карамастан, ачыгуны да баса. Шуңа күрә сәламәтлекне кайгырту йөзеннән һәр көн саен яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә диетолог.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез