Диләрә Шувалова: «Рөстәм Миңнеханов Юлламасында Татарстанның үсеш нокталарын билгеләде»

«Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» директоры Диләрә Шувалова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Рөстәм Миңнеханов еллык юлламада авыл халкының республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим ролен билгеләп үтте. Миңа, фермерларга үз бизнес проектларын авылда гамәлгә ашырырга ярдәм итүче оешма җитәкчесе буларак, Рөстәм Нургалиевичның кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген һәм аларның үсеш динамикасын ассызыклап әйтүе бигрәк тә ошады. Ә безнең бурыч – бу ярдәм авыл хуҗалыгы эшкуарларына барып җитеп, яңа эш урыннары булдыруны, авыл хуҗалыгы продукциясен нәтиҗәле җитештерүне һәм эшкәртүне тәэмин итәргә булышу, – диде Диләрә Шувалова. –
Рөстәм Нургалиевич республика дәрәҗәсендә районнарда уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар турында да сөйләде. Шулай ук аларны киңәйтергә, башка муниципалитетларда кулланырга кирәклеген һәм эшләргә кирәк булган үсеш нокталарын билгеләп үтте. Безнең үзәк бүген авыл хуҗалыгы эшкуарларын төп укыту проекты юнәлеше итеп билгеләп, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне максат итеп куя. Мин бу вакыйганы көтеп алам, чөнки республикабыз файдасына эшне кайсы юнәлештә көчәйтергә кирәклеген аңлау минем өчен мөһим. Ә Юлламада үз проектларын уңышлы гамәлгә ашырган авыл кешеләрен үрнәк итеп күрсәтүләре белән мин бик горурланам.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре