Диңгездә гомере өзелгән хатын-кызның кем булуын ачыклаганнар

Төркиядә катерга бәрелеп үлгән турист Уфаның энергетика предприятиесендә баш бухгалтер вазыйфасында эшләгән. Бу хакта “Российская газета” үз чыганакларына таянып яза.

Линария Мөҗипова 42 яшьтә булган. “РГ” мәгълүматлары буенча, Ижевскиның техник университетында “менеджер-икътисадчы” белгечлеген алып чыккан. Бухгалтерия өлкәсендә эшләгән. Берничә ел дәвамында Башкортстанның иң зур энергетика предприятиеләреннән берсендә баш бухгалтер вазыйфасында эшләгән. Шушы ук өлкәдә хосусый эшмәкәр сыйфатында да теркәлгән. Ләкин күптән түгел генә эшмәкәр буларак салым учетыннан төшкән.

Инде хәбәр ителгәнчә, Линария Мөҗипова Антальяда диңгездә йөзгәндә һәлак булган. Буеклар артына чыккан бер мәлдә, аның өстенә парашютчылар таккан катер килеп менгән. Фаҗиганең шаһитлары шундук коткаручылар һәм медиклар чакырткан. Ләкин табиблар туристның үлүен раслаудан гайре берни дә эшли алмаган.

Җирле полиция тикшерү башлап җибәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре