Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2026: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады.
Анда изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң еш очрый торган сорауларга төгәл җаваплар табарга мөмкин.
Сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты, тәртибе, 2026 елда Рамазан аенда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез