Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә IX Республика ифтарын оештыручылар белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алышты.

Җитәкчеләр, алдагы елларда оештырылган ифтарларның килеп җитмәгән яклары турында фикерләшеп, быел аларны булдырмау турында килештеләр һәм җаваплылык таләп итә торган өлкәләрне билгеләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре