Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак. Шулай итеп, бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк, диелгән нәзарәт хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез