Алар арасыннан яман шешнең 1 524 яңа очрагы расланган.
Тикшерелгәннәрнең 20 проценттан артыгы сау-сәламәт дип табылган. Һәр 10нчы кешедә теге яки бу авыру куркынычы ачыкланган.
Республикада барлыгы 1,2 млн кеше диспансер хисабында тора.
Диспансер күзәтүе кысаларында 2025 елда 900 меңнән артык кеше медицина ярдәме алган.
Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен республикада репродуктив яшьтәге 450 000 кеше – тиешле яшьтәгеләрнең 32 проценты диспансеризация узган.
Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Ике елда аларның саны ике тапкыр арткан.
Тикшерелгәннәрнең 10 проценттан артыгы диспансеризациянең 2икенче этабына җибәрелгән.
Татарстанда 27 күчмә мобиль комплекс эшли, аларның бишесе – мобиль поликлиникалар. Алар ярдәмендә югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре авылларга чыга.
2025 елда Татарстан авылларында 90 меңнән артык шундый сәфәр оештырылган.
Биш еллык эш чорында мобиль поликлиналар 775 торак пунктка барган, 190 мең пациентны караганнар, 25 145 яңа авыру ачыкланган.
Соңгы биш елда мобиль поликлиникаларга килүчеләрнең еллык уртача саны 3,5 тапкыр арткан.
Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» һәм «Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез