«Диспансеризациягә язабыз»: Татарстанда мошенниклар пенсионерны 400 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән

Казанда 69 яшьлек хатын-кыз, мошенниклар тозагына эләгеп, 400 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта «KazanFirst» Эчке министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Пенсионер әйтүенчә, аңа ниндидер бер хатын-кыз шалтыратып, үзен поликлиника регистратурасы хезмәткәре буларак таныштырган һәм диспансеризациягә язылырга тәкъдим иткән. Моның өчен шәхси мәгълүматларын сораган. Соңыннан өлкән яшьтәге хатын-кызга банк һәм хокук саклау органнары «хезмәткәрләре» шалтыратып, имештер, шәхси мәгълүматларының мошенниклар кулына эләгүен һәм аның исеменә кредит алырга җыенуларын хәбәр иткән.

Шалтыратучылар хатын-кызга үзенең саклык акчасын, янәсе, ялганмы-түгелме икәнлеген тикшерү өчен, курьерга тапшырырга тәкъдим иткән. Ул, мошенниклар сүзенә ышанып, 400 мең сум акчасыннан коры калган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре