Дизайнер Элара Шәйхи чигүле карта турында: “Бу – тарихка кереп калачак проект”

Бүген Татар мәдәни ресурс үзәгендә “Татарстан Республикасының чигүле картасы” проектын тәкъдим иттеләр. 3х5 метрлы әлеге картаны киң җәмәгатьчелек 15-23 июльдә узачак фестиваль кысасында күрә алачак.

Әлеге проект Татарстанда дус-тату яшәүче милләтләрне берләштерү, һөнәрче-осталарны таныту, милли чигүле эшләнмәләрне популярлаштыру кебек максатларны колачлый. Аны Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында республиканың Мәдәният министрлыгы, “Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы”, Татар мәдәни ресурс үзәге оештырды.
Осталар белән күбесенчә “Buro Banu” брендына нигез салучы һәм аның баш дизайнеры Элара Шәйхи эшләгән.

– Без сезнең белән гаять зур эш башкарабыз. Бу – тарихка кереп калачак проект. Аның әһәмиятен аңлаган, җанын-тәнен биреп эшләгән һәр кешегә рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте ул аларга. – Без сезнең алга шактый катлаулы бурыч куйдык. Кемнеңдер гади генә ысул белән, кемнеңдер мәрҗәннәр кушып чигәсе килгәндер. Әмма без татар халкына һәм Татарстанда яшәүче милләтләргә хас булмаган ысулларны файдаланырга рөхсәт итмәдек. Һәм борынгыдан килгән тамбур белән чигү ысулына өстенлек бирдек. Соңгы елларда бөтенләй онытылган әлеге ысулны яңадан кайтарып, бай тарихыбызны чагылдырырга тырыштык.

Чигүле картаны 15-23 июль көннәрендә Казан һәм Болгарда узачак “Возрождение: Эпос в современном прочтении” фестивалендә тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук аның белән 30 август – Республика көнендә танышып булачак. Шуннан соң картаны Татарстанның Милли музеенда урнаштырачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре